«Җәяүлеләр иле»: уен-дәрес (6+)

16 февраль көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Букчадагы китаплар: балалар өчен иң яхшы әдәби уку» проекты кысаларында, яшь китап сөючеләр өчен «Җәяүлеләр иле» дигән уен-дәрес үткәрде.

страна
IMG_20220216_090139
IMG_20220216_090900
IMG_20220216_093030
IMG_20220216_091254

Хәзерге заманда юлларда балалар куркынычсызлыгы мәсьәләсе бик актуаль. Китапханә уздырган чарада балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр юл билгеләре белән танышты, тротуар, күпер юлы турында мәгълүмат алды, җәяүлеләр кичүенең ни өчен «зебра» дип аталуы, светофорның ничек эшләве һәм юлларда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында белде. «Ярый – тыела» дигән хәрәкәтчән уенда юл хәрәкәте белән идарә итүченең жезлы, сыбызгы һәм светофор балаларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында искә төшерде. Күңелле җыр астында «Кызыл, сары, яшел» спорт уены узды, анда балалар юлларда куркынычсыз кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгытты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: